Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Заманча һәм уңайлы

Шәһәрдә 40 нчы спорт мәйданчыгы ачылды.

Яңа объект Гагарин урамындагы 20 нче мәктәп янында төзелде. Биредә барлык таләпләргә җавап бирерлек яңа футбол кыры да бар, димәк 14 нче микрорайон үсмерләре ясалма газонда футбол уйный алачак. Мәйданчык быел язын республика программасы кысаларында төзелә башлады. Кызганычка, мондый мәйданчык микрорайонда – бердәнбер. Спорт мәйданчыгын ачу тантанасыннан соң, 20 нче мәктәпнең «Динамо» җыелма командасы һәм «Юный шинник» ишегалды клубында шөгыльләнүчеләр футбол кырын сынап карарга чыкканнар. Сүз уңаеннан, шул ук көнне Төзүчеләр бистәсендәге «Патриот» үзәге янында спорт мәйданчыгы да ачылды. Шулай ук, быел 10 нчы һәм 33 нче мәктәпләр янында, «Татнефть» комплексы булышлыгы белән, заманча спорт белән шөгыльләнү өчен ике комплекс төзелде. Тиздән исә, Кызыл Чишмәдәге балалар-яшьләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре өчен ишекләрен ачып җибәрәчәк. e фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев