Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яшь шахматчылар җиңү яулады

29 апрельдән 2 майга кадәр «Зәңгәр күл» балалар сәламәтләндерү лагеренда сугышчы-интернационалист Олег Моисеев истәлегенә багышланган 30нчы юбилей шахмат ярышлары үтте.

Яшь шахматчылар арасындагы шәхси һәм команда ярышларын эченә алган бу турнирга Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Баулы, Чистай, Октябрьский (Башкортстан) шәһәрләреннән һәм Актаныш район үзәгеннән 124 шахматчы килгән иде. Дүрт көн буе киеренке көрәштә барган шахмат турнирына нәтиҗә ясарга Олег Моисеевның әнисе Людмила Александровна һәм Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгән ветераннар  килде. 
Бу ярыш соңгы елларда үткәрелгән турнирлардан аермалы буларак, иң күп катнашучылары белән генә түгел, ә түбәнкамалыларның бик уңышлы чыгыш ясаулары белән дә истә калачак. Әмир Закиров, Виктория Петухова, Самат Гәләвиев, Зәринә Әминова, Нәзир Горбанов, Роман Павлов, Инсаф Ибраһимов, Самира Таҗиева шәхси беренчелектә үз яшь категорияләрендә җиңеп чыктылар.
Командалар арасындагы уен нәтиҗәләре дә турнирда  түбәнкамалыларга тиңнәр булмавын күрсәтте.
2001-2006 елларда туган безнең шахматчылар алты команда арасында 28 мөмкинлектән 17 очко туплап, җиңү пьедесталына күтәрелделәр. Команда өчен Әмир Закиров, Ирина Коровина, Илнур Зиннәтуллин, Сергей Петров уйнады.
2007 елда туганнар һәм аннан яшьрәкләр арасында барлыгы 16 команда катнашты.Түбән Кама командасы 28 мөмкинлектән 21 очко, якын көндәшләре - Бөгелмә шәһәре командасын ике очкога узып китеп, беренче урынны яулады. Ул команда составына Зәринә Әминова, Әмир Хәертдинов, Нәзир Горбанов һәм Даниэль Җамалиев кергән иде.
Ике җиңүче команда да югары квалификацияле тренер Камил Шәйхетдинов шәкертләре. Өченче призлы урында – Түбән Каманың 2нче командасы (тренеры – Габдулла Әхмәтгалиев).
Наил ВИЛЬДАНОВ.
Фотода: 2007 елга кадәр туганнар командасы (Грамота тоткан дүрт яшь шахматчы) бүләкләү тантанасыннан соң. Арткы планда – уртада О.Моисеевның әнисе. 
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X