Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яшь көрәшчеләр сынатмый

«Шинник» спорт комплексының көрәш бүлегендә шөгыльләнүче яшьләр, әле күптән түгел республика күләмендәге ике ярышка барып, медальләр алып кайттылар.

Мамадыш районының Түбән Ушма авылында танылган якташлары Рафаэль Мөхәммәтшин һәм Фәрит Сибгатуллин истәлегенә багышланган яшьләр турниры узды. Анда безнекеләрнең икесе – 8нче мәктәп укучысы Салават Гарифуллин (40 кг) һәм 31нче мәктәптән Әмир Хафизов (45кг) үз авырлык үлчәүләрендә өченче призлы урыннарны алдылар.
Әлки районында 2003-2005 нче елгы егетләр һәм кызлар өчен уздырылган республика турнирында берьюлы алты яшь көрәшчебез уңышка иреште. Үз авырлык үлчәүләрендә Айзат Гыйниятуллин (95кг), Илмир Хәсәншин (95 килограммнан авыррак), Анастасия Шешлянникова (44кг) һәм Әдилә Бушмакина (70кг) беренчелекне яуладылар, ә Эдард Петухов (50кг) һәм Эмилия Цветкова (48 кг) өченче призлы урыннарга чыктылар.
Әлеге яшь көрәшчеләребез ирешкән уңышларда тренерлары Илнар Гәрәев, Олег Егоров һәм Сергей Михайловның да өлешләре зур.
«Шинник» спорт комплексының матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев