Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Янгын сагындагылар җиңүе

Янгын сагының 1нче отряды командасы спортның янгын-кулланма төре буенча республикакүләм кышкы чемпионатта җиңү яулады. Әлмәттә уздырылган бу ярышта катнашкан алты команда арасында икенче урынны Әлмәт командасы алган, өченче урында - казанлылар. Йөз метр озынлыктагы каршылыклы полосаны үтүдә урта төр-кемдәгеләрдән Гүзәлия Заһидуллина - беренче, Эльза Галиева - өченче; ә зурлардан Андрей...

Янгын сагының 1нче отряды командасы спортның янгын-кулланма төре буенча республикакүләм кышкы чемпионатта җиңү яулады. Әлмәттә уздырылган бу ярышта катнашкан алты команда арасында икенче урынны Әлмәт командасы алган, өченче урында - казанлылар.
Йөз метр озынлыктагы каршылыклы полосаны үтүдә урта төр-кемдәгеләрдән Гүзәлия Заһидуллина - беренче, Эльза Галиева - өченче; ә зурлардан Андрей Завалишин - беренче, Камил Ибраһимов - икенче, Эдуард Коровин - өченче.
Өйрәнүләр башнясына штурм баскычлары буйлап менүдә кече һәм урта төркем кызлардан Милана Юртаева белән Эльза Галиева - беренче, Гүзәлия Заһидуллина - икенче. Кече төркем үсмерләрдән Илья Прохоров, күнегүләрне бик җитез башкарып, беренчелекне алды. Өченче урында - Павел Тимофеев (урта төркем) һәм Станислав Смирнов. Зурлардан Роман Ватнер - беренче, ә Андрей Завалишин - икенче.
Шул рәвешле, Алексей Шаповалов җитәкчелегендәге 1нче отрядның әлеге спорт командасы Татарстан чемпионатында иң югары нәтиҗәгә ирешеп, Түбән Кама янгын сагындагыларның ныклы физик хәзерлекле булуларын тагын бер мәртәбә раслады.
Фотода: 1нче отрядның спортчылар командасы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев