Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Спорт

Велосипедчылар өчен бөтен шартлар тудырылган

Түбән Камада узган велосипед ярышында 200 гә якын кеше катнашты.

«Ике тәгәрмәчле транспорт» ны сөючеләр «Велики» паркыннан старт алып, ДАИ экипажы озатуында, Кама елгасы ярына кадәр бардылар.

Ярышның төп шартларыннан берсе — имгәнмәү һәм башкалардан калышмыйча бару иде. Велоузышның иң мөһим өлеше — юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү: велосипед спорты өчен махсус баш киеме, терсәкне һәм тезләрне саклагычлар булу. «Машина юлына чыгу катгый тыела. Колоннада хәрәкәт иткәндә, бер-беребез артыннан иң кырыйдагы уң як полоса буйлап ике кешедән артык хәрәкәт итмибез. Сул якка яки кирегә борылу тыелганлыгын да онытмыйбыз», — дип инструктаж үткәрде «Юл хәрәкәте иминлеге» бүлеге җитәкчесе Илсөя Сафонова.

Узышта катнашучыларга уңышлар һәм имин юллар теләргә Радмир Беляев килде. Аның әйтүенчә, шәһәрдә велосипедчылар өчен шартлар тудырыла, 62 чакрым велосипед юлы бар һәм бу юнәлештә эш дәвам итә. «Минемчә, Түбән Кама — Татарстан Республикасының гына түгел, ә бөтен илебезнең велосипед башкаласы. Гомумән, сезнең менә шулай җыелуыгыз, спорт белән мавыгуыгыз, велосипедта йөрүегез, дусларча аралашуыгыз бик яхшы. Күптән түгел төнге йөгереш уздырдык. Һәм боларның барысы да, һичшиксез, беренче чиратта сезнең сәламәтлеккә файда гына», — диде Радмир Беляев.

Ярышта катнашучылар арасында түбәнкамалылар белән берлектә Алабуга велосипед берләшмәсе вәкилләре дә бар иде. «Без Түбән Камага сокланабыз. Сездә велосипедта йөрү культурасы бик нык алга киткән, велосипед юллары салынган. Моның өчен без барыбыз да бик шат. Сездә ял итү структурасы да бик нык үскән. Безгә сезнең дәрәҗәгә ирешергә ерак әле», — дип уртаклашты Алабугадан велосипед спорты белән мавыгучы Сергей Марин.

Велосипед узышы маршрутының «Велики» паркы яныннан башлануы да очраклы түгел. Анда велосипедлар музее урнашкан, балалар «ике тәгәрмәчле транспорт» та йөртергә өйрәнәләр һәм юлда үзүзләрен тоту кагыйдәләрен үзләштерәләр. «Парк баштан ук велосипедчыларны җәлеп итү урыны буларак
төзелгән иде. Монда уңайлы мәйданчык, уңайлы сәхнә, велосипедлар музее бар. Кыскасы, барлык велосипедчылар бу урынны яхшы белә, аны бәяли.
Шуңа күрә монда җыелабыз да инде. Биредә безгә уңайлы», — дип аңлатты «Велики» паркы администраторы Рәис Шәехов.

Узышны ДАИ экипажлары озата барды. Катнашучылар ике төзек рәт булып Химиклар проспекты буйлап киттеләр. Гомуми агымның хәрәкәтен оештыруда һәм аңа күзәтчелек итүдә җирле спорт активистлары ярдәм итте. Аларны яшел жилетларыннан танырга була иде. Маршрут 10 чакрымга якын тәшкил итте, велосипед сөючеләр Кызыл Чишмә бистәсендәге Кама яры буендагы финишта туктадылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев