Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Укучыбыз белән горурланабыз

Вахитов белән Гагарин урамнары чатында урнаштырылган баннерда, ягъни реклама тактасында муенына медаль таккан яшь кенә спортчы егетнең тренеры белән төшкән фотосын халык күрмичә калмагандыр (кызганыч, ул рәсем бик аз торды, аның урынына инде реклама элделәр). Эшкә барганда мин үзем ул тактага көн саен горурланып карап уздым. Чөнки бу егет -...

Вахитов белән Гагарин урамнары чатында урнаштырылган баннерда, ягъни реклама тактасында муенына медаль таккан яшь кенә спортчы егетнең тренеры белән төшкән фотосын халык күрмичә калмагандыр (кызганыч, ул рәсем бик аз торды, аның урынына инде реклама элделәр). Эшкә барганда мин үзем ул тактага көн саен горурланып карап уздым. Чөнки бу егет - Эльвир Әхәтов, безнең медицина колледжында белем ала.

Эльвир Кукмара районының Салтык-Ерык-лы авылында Фәйрүзә белән Рәфхәт Әхәтовлар гаиләсендә дөньяга килә. Матур табигатьле авылның яшел чирәмендә яланаяк йөгереп үскән малай, татар халкының горурлыгы булган Сабан туйларын бик ярата. Бөтен игътибарын татарча көрәшкә юнәлтеп, ул тын да алмыйча башыннан азагына кадәр көрәш карый.
2007 елда гаилә Түбән Камага күченеп килә. Шәһәрдә Эльвир 28нче мәктәпне тәмамлый. Укуын тәмамлаганнан соң, бер дә икеләнеп тормыйча, медицина колледжына укырга керә. Гадәттә, медик һөнәрен сайлау өчен этәргеч булып берәр якын кешеңнең авырудан җәфа чигүе була. Эльвирның да медицинаны сайлавына яраткан бабасы - 69 яшьлек Фаил аганың астма белән авыруы сәбәпче була. Әтисеннән яшь килеш калганлыктан, Эльвирга ир-ат тәрбиясен бабасы бирә. Ул аңа иң кадерле кеше итеп карый һәм ничек кенә булса да ярдәм итәргә тырыша, бабасының озак яшәвен тели. Фаил бабасын Эльвирның әнисенең сеңлесе Фирдания апасы һәрдаим дәвалап тора. Фирдания - табиб, үпкә авырулары белгече, Чаллыда яши. Апасының укол ясаулары, дарулар бирүе, системалар куюын Эльвир сокланып, бабасы өчен сөенеп карый. Дәвалау курслары үткәннән соң бабасының хәле яхшыруы егетнең күңеленә сеңеп кала.
Авылда спорт белән шөгыльләнергә Эльвирга мөмкинлек булмый. Шәһәргә күченеп килгәч тә, ул көрәш буенча кайда өйрәтүләре белән кызыксына башлый. Гаилә танышлырының тәкъдиме белән, «Шинник» спорт комплексына килә, анда тренер Илнар Гәрәев белән таныша һәм шул вакыттан бирле алар бергә күнегүләр ясыйлар. Тырышлыкның нәтиҗәсе озак көттерми. Эльвир кыс-ка гына вакыт эчендә зур уңышларга ирешә. 18 яшьлек бу егетнең Татарстанда һәм Россия күләмендә уздырылган ярышларда беренче урыннарны яулаганы өчен 10нан артык Дипломы, кубок-лары, медальләре бар.
Эльвирның иң беренче уңышы - 2007 елда Актанышта республика Президенты кубогына татарча көрәш буенча уздырылган ярышта 40 килограммга кадәрге үлчәүдә яшьләр арасында беренче урынны алуы була. Ул бу көнне горурланып искә ала. Чөнки әле шәһәрдә яши башлавының беренче генә елы, ярышка катнашу теләге белән генә бара. Ә инде Президент кубогына лаек булгач, сөенеп бетә алмый.
2012 елның март аенда билбаулы көрәш буенча Чабаксарда булып узган Россия чемпионатында 57 килограммга кадәрге үлчәүдә яшьләр арасында беренчелекне яулап, спорт остасы нормативын үти. Монда аның тренеры Илнар Гәрәевнең дә өлеше зур. Бу зур уңышы Эльвирга тиздән узачак дөнья чемпионатында катнашырга мөмкинлек бирде.
Эльвир көн саен күнегүләргә йөрсә дә, колледжның фельдшерлар әзерләү бүлегендә «дүртле» һәм «бишле» билгеләренә генә укый. Аның киләчәккә планнары зур. Табиб булып, спортчыларның сәламәтлеген ныгыту турында хыяллана. Ул укыган бүлек җитәкчесе Светлана Торошина: «Бик акыллы, тырыш, тыйнак егет. Гаиләсе өчен бар көчен бирергә әзер. Бигрәк тә бабасын нык яратканы сизелеп тора», - диде. Тәрбия гаиләдән килә шул. Әби-бабай белән үскәч, гаиләдә өлкән кешеләргә зур хөрмәт булгач, бала күңеле дә яхшылыкка гына тартыла.
«СИТИ-МОЛЛ»да сак җитәкчесе булып эшләүче әнисе, быел июнь аенда 40 яшен генә тутырачак Фәйрүзә ханымга улының мондый уңышлары иң зур бүләк инде. Ана кеше өчен баласының сөенече икеләтә сөенеч бит ул, башкача мөмкин дә түгел. Эльвир үзе дә: «Әнием минем өчен нык сөенә», - диде зур кәнәгатьлек белән.
Без, медицина колледжы укытучылары, Эльвирның һәр уңышына куанабыз. Киләчәктә табиб булу хыялының тормышка ашуын телибез, гомумән, шундый егетебез белән горурланабыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев