Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Уен бик кискен барды, әмма...

10 августта Красноярск шәһәрендә «Нефтехимик» командасы «Енисей» клубы футболчылары белән очрашты. Уен 2:2 исәбе белән «ничья»га тәмамланды. Уен барышында хәлиткеч мизгелләр бик күп булды.

«Нефтехимик»ның иң беренче һөҗүме яхшы нәтиҗә китерергә тиеш иде. Оста комбинация үткәреп, Давид Хубаев «штраф мәйданчыгы»нда Денис Макаровка төгәл пас җибәрде. Ләкин Денис буш капкага тупны кертә алмады. Мераби Уридия шулай ук берничә тапкыр «Енисей» капкачысы белән бергә бер чыкты, ләкин... Ниһаять, Денис Макаров, матч башындагы ялгышын төзәтеп, чирттагы атакасын гол белән тәмамлады (1:0). Тик инде 4 минуттан соң хуҗалар командасы капитаны Харитонов җавап голы кертте (1:1). Беренче тайм азагында Мераби Уридия, көчле тибеп, тупны «Енисей» капкасына юнәлтте һәм ул штангадан рикошет белән ятьмәгә эләкте (2:1).
Икенче тайм башында безнең уенчы Петровның хатасы пенальти белән тәмамланды. «Енисей» һөҗүмчесе Хубулов 11 метрдан, бик төгәл туры китереп, тупны кунаклар капкасына кертте (2:2). Мондый исәп хуҗаларны да, кунакларны да канәгатьләндерми иде. Ике яктан да кискен һөҗүмнәр көчәйде. «Штраф мәйданчыгы»нда ике капитан бәрелеше, безнең команда лидеры Куликов өчен травма белән тәмамланды. Матч бетәргә 15 минут кала Мераби Уридияне дә уен кырыннан носилка белән алып киттеләр. 
Матчның төп вакытына судья тагы 6 минут өстәде. «Енисей» һөҗүмчесе Гарбуз безнең капкачы белән бергә-бер чыкты, тик Вячеслав Исупов, зур осталык күрсәтеп, тупны кулына алды. Уен азагында безнең тагын бер уенчы Макров травма алып, кырдан носилка белән чыгарылды. Бер уенда 3 травма – бик сирәк була торган күренеш. Бәлки бу факт та команданың җиңүгә ирешү өчен бар көчен куйганын күрсәтәдер, тик... Әлегә без турнир таблицасының уртасында, яки экваторда барабыз. 14 нче августта «Нефтехимик» Казанда «Рубин» стадионында Волгоградтан «Ротор» командасы белән очраша.
Фәрит ВАГЫЙЗОВ, «Туган як» газетасының спорт күзәтүчесе. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев