Түбәнкамалыларны скандинавия йөреше нигезләренә өйрәтәләр
Тренировкалар бушлай үткәрелә.
Шәһәрдә «Сәламәт Түбән Кама» проекты эшен дәвам итә. Күнегүләр паркларда уза. «Велики» паркында узган тренировкаларда түбәнкамалылар скандинавия йөреше буенча күнегүләрдә катнаша алды.
Физик активлыкның бу төре мускулларны һәм буыннарны, хәрәкәтләрне координацияләүне, чыдамлыкны ныгыта, йөрәк-кан тамырлары системасының эшен яхшыртырга ярдәм итә.
Тренировканы Анна Сафина үткәрде. Элек ул шактый уңышлы чаңгычы булган. Үзе өчен яңа спорт төре белән ул чагыштырмача күптән түгел генә мавыга башлый һәм шушы вакытка скандинавия йөреше буенча фестиваль җиңүчесе булырга өлгерә.
Түбән Кама паркларында бушлай тренировкалар җәй буе үткәрелде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев