Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбәнкамалылар «Казан марафоны» нда ике призлы урын алды

Йөгерешкә 16 илнең 456 шәһәреннән 12 мең кеше чыкты.

Якшәмбе, 28 майда Татарстан башкаласында Россиядә иң зур төбәк йөгереше — «Казан марафоны-2023» тәмамланды, анда Түбәнкамалылар да катнашты. Бу хакта мәгълүмат марафонны оештыручыларның рәсми сайтында урнаштырылган.

Марафон ике көн, 27-28 майда узды. Йөгерешкә 16 илнең 456 шәһәреннән 12 мең кеше чыкты. Ярышлар 3, 10, 21 һәм 42 километр дистанцияләрдә узды.

Марафон дистанциясен Түбән Камадан 17 кеше йөгерде. Алар арасында «Түбән Каманың ТКХ департаменты» директоры урынбасары Вадим Бровко, «Гаилә» паркы администраторы Рәис Шәехов та бар иде.

Түбәнкамалы Мария Густова «40-44» яшь категориясендә бишенче урынны алды. Леонид Петров «65-69» категориясендә икенче булды. Владимир Тарасов «70-74» категориясендә беренче урынга ия булды.

Марафонның тулы нәтиҗәләре белән сайтта танышырга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев