Түбәнкамалылар ирекле көрәш буенча ТР беренчелегендә 8 алтын медаль яулады
Ярышлар республика башкаласында узды.
Казанда 7 һәм 8 ноябрь көннәрендә 14 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
Ике йөзгә якын катнашучы Татарстанның иң көчле көрәшчесе исеме өчен көч сынашты.
Түбән Камадан 8 нче спорт мәктәбе, «Шинник» спорт клубы, «Зевс» һәм «Чемпион» спорт клублары катнашты.
Яшь түбәнкамалылар яхшы нәтиҗә күрсәтте: егетләрдә — 13 алтын медальнең сигезе, кызларда — ике «алтын».
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев