Түбәнкамалылар «Аҗаган 2.0» уенының округ этабында җиңү яуладылар
Хәзер җиңүче командага «Аҗаган 2.0» бөтенроссия финалына әзерләнергә туры киләчәк.
Оренбургта «Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының округ этабына йомгак ясадылар. Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән килгән 280 катнашучы арасыннан Татарстан командасы аерылып торды.
Түбән Камадан кадетлар корпусының «Форд» отряды беренче урынны алды. Шулай ук Даниил Макаров «Политрук» белгечлеге буенча шәхси зачетта «бронза» яулады.
Хәзер җиңүче командага «Аҗаган 2.0» бөтенроссия финалына әзерләнергә туры киләчәк, анда Түбән Кама кадетлары бөтен Идел буе федераль округын тәкъдим итәчәк.
Фото: t.me/moynizhnekamsk
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев