Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбәнкамалы кикбоксинг буенча Россия беренчелегендә призер булды

Турнирда бөтен илдән 1,3 меңнән артык спортчы катнашкан.

Кемеровода кикбоксинг буенча Россия беренчелеге узды. Спорт чарасы 8-14 майда фулл-контакт, К1 һәм лоу-кик дисциплиналарында үткәрелде. Турнир бөтен илдән 1,3 меңнән артык катнашучыны җыйды.

Анда Түбән Кама спортчысы Полина Кузнецова да катнашты, дип хәбәр итә шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте. Ярышлар нәтиҗәләре буенча ул фулл-контакт дисциплинасында икенче урынны ала.

«Спортчыны һәм аның тренерлары Зарипов Руслан һәм Гарипов Илнурны котлыйбыз! Җиңүләрегез һәм казанышларыгыз белән илһамланып яңа үрләр яулавыгызны телибез!» — дип яза Түбән Кама хакимиятенең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев