Түбәнкамалы җиңел атлетика буенча Россия Кубогында алтын медаль яулады
Чебоксарда җиңел атлетика буенча Россия Кубогы тәмамланды.
Татарстан Республикасы спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, илнең иң яхшы атлетлары катнашындагы ярышлар 7-9 июльдә узды. Бу вакыт эчендә спортчылар 40 комплект бүләк уйнатты.
Ярышларның соңгы көнендә татарстанлылар берьюлы ике алтын медаль яулады. Түбән Камадан Семен Манаков 110 метрлы киртәләр белән йөгерүдә җиңү яулады. Ә Казан спортчысы Юлия Сохацкая ныклы көрәштә спортның җиде төре буенча бәйгедә медаль алуга иреште.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев