Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Спорт

Түбәнкамалы билбау көрәше буенча Бөтенроссия турнирының абсолют җиңүчесе булды

Яр Чаллыда 1 октябрьдән 3 октябрьгә кадәр 2008-2010 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Бөтенроссия турниры узды.

Ярышларның абсолют җиңүчесе Түбән Кама спортчысы Әмир Хафизов дип танылды.

Турнир төбәктә спорт үсешенә зур өлеш керткән Татарстан Республикасының атказанган тренеры Лемас Заһретдинов истәлегенә багышлап үткәрелде.

Әмир Хафизов, 95 килограммнан артык авырлык категориясендә чыгыш ясап, югары осталык күрсәтте һәм илдә үз яшь төркеменең иң көчле көрәшчесе статусын раслап, ышанычлы җиңү яулады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев