Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Спорт

Түбән Кама армрестлинг буенча ТР Рәисе Кубогының финал этабын кабул итте

Кубокның финал ярышлары 4-5 сентябрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узачак.

Түбән Камадагы «Факел» спорт комплексы базасында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасында Татарстан Рәисе спорт кубогының йомгаклау этабы узды. Армрестлинг буенча ярышларда республиканың 16 районыннан 40 спортчы катнашты.

Ярышлар ике авырлык категориясендә — 85 килограммга кадәр һәм 85 килограммнан артык авырлыкта узды. Турнир йомгаклары буенча гомумкоманда зачетында беренче урынны Түбән Кама районы командасы алды, икенче урында — Чүпрәле районы, өченче урында — Казан командасы.

Кубокның беренче этабы июльдән августка кадәр барды һәм анда йөзү, өстәл теннисы, нарды һәм кул көрәше буенча ярышлар да бар иде. Турнир Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән СВО катнашучыларын физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, аларны социальләштерү һәм спорт ярышлары аша интеграцияләү максатында үткәрелә.

Кубокның финал ярышлары 4-5 сентябрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев