Түбән Каманың каратэ буенча спортчылары Анапада узган Бөтенроссия ярышларында медальләр яулады
Турнирда Россиянең 23 төбәгеннән 800 дән артык спортчы көч сынашты.
Түбән Каманың көнчыгыш көрәш Федерациясендә һәм 3 нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Анапада XVII Бөтенроссия көрәш сәнгате яшүсмерләр уеннарында уңышлы чыгыш ясадылар. «Комментатор каналы» язганча, турнирда Россиянең 23 төбәгеннән 800 дән артык спортчы көч сынашты.
Тренер Дмитрий Асулбаев җитәкчелегендәге Түбән Кама спортчылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. 12-13 яшьлекләр арасында Артем Платонов һәм Кәрим Нургатин бронза медальгә лаек булдылар. Өлкән яшьтәгеләр төркемендә (14-15 яшь) алтын медальләрне Никита Трофимов, Дамир Гайнетдинов һәм Эдвард Әхмәдиев яулады.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев