Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Спорт

Түбән Каманың «Айда» паркында экстремаль спорт төрләре буенча ярышлар узды

Ярышларны велосипедчылар ачты.

Яшьләр көне уңаеннан, Түбән Каманың «Айда» паркында экстремаль спорт төрләре буенча ярышлар узды. Анда 12-18 яшьлек спортчылар катнашты.

Ярышларны велосипедчылар ачты. Ярышлар бик киеренке барды, һәр спортчы үзенең мөмкинлекләрен күбрәк күрсәтергә тырышты. Ярышларда Булат Садыйков барысыннан да яхшырак чыгыш ясады.

«Трюкларга өч ел өйрәндем. Теләгәндә, тагын да күбрәккә ирешергә була иде», — ди ул. Бу турнирда катнашучыларның күбесе осталыкка һәм трюклар башкарырга «Айда» экстрим-паркында өйрәнгән. Ул «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы кысаларында төзелгән иде. Спорт объекты шунда ук күпләрне җәлеп итте. Быелгы турнир яңа республика проектының бер өлеше булды. 

«Чара «Татарстанда җәй» фестиваленә багышланган. Ишегалларында шулай ук күршеләр белән үзара яхшы мөнәсәбәттә булуга һәм микрорайонда яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән чаралар уза», — дип билгеләп үтте Түбән Кама муниципаль районының Яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Фәрит Шәяхмәтов. 

Ярышлар өч дисциплинада узды. Спортчылар шулай ук скейтбордларда һәм самокатларда йөрү осталыкларын күрсәттеләр. Бу дисциплиналарда Данис Хәйретдинов, Данияр Сафиуллин һәм Кирилл Хәлилов барысыннан да яхшырак чыгыш ясады. 

Максим Липин фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев