Түбән Камага билбау көрәше буенча турнирга 200 дән артык спортчы киләчәк
Турнирны ачу тантанасы 6 декабрьдә 13:30 сәгатьтә булачак.
5 декабрьдән 8 декабрьгә кадәр Түбән Каманың «Сибур Арена НК» спорт комплексында Россиянең атказанган спорт мастеры Шамил Садриев истәлегенә багышланган билбау көрәше буенча Бөтенроссия турниры узачак.
Ярышларда Россиядән һәм якын чит илләрдән 2008-2010 елларда туган 200дән артык егет һәм кыз катнашачак.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, турнирны ачу тантанасы 6 декабрьдә 13:30 сәгатьтә булачак. Бу чара билбау көрәше буенча ике тапкыр дөнья чемпионы булган һәм халыкара аренада Татарстанны данлаган күренекле спортчыны искә алу чарасы итеп оештырыла.
«Бу турнир — көрәш кенә түгел, ә Татарстанны таныткан һәм спорт тарихында якты эз калдырган кеше турында җанлы хәтер», — дип билгеләп үттеләр Түбән Кама администрациясенең матбугат хезмәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев