Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Камадан өч укучы ГТО Бөтенроссия фестивале финалында чыгыш ясый

Финалга чыгу хокукы өчен алар муниципаль һәм төбәк этапларында ярыштылар, анда 200 меңнән артык бала көч сынашты.

VIII Бөтенроссия ГТО фестивале финалында Татарстан җыелма командасы составына Түбән Камадан өч укучы керде. Бу — 2 нче мәктәп укучысы Равелия Гатиятуллина, Владислав Камаев һәм 38 нче лицейдан Әмилә Равилова.

Финалга чыгу хокукы өчен алар муниципаль һәм төбәк этапларында ярыштылар, анда 200 меңнән артык бала көч сынашты.

Бөтенроссия фестиваленең финалы 25 сентябрьдән 16 октябрьгә кадәр 11 нче «Артек» — мой добрый учитель» сменасы кысаларында уза. Анда Россия Федерациясенең 63 төбәгеннән 500дән артык бала катнаша.

Балаларны якты вакыйгаларга бай кызыклы программа, кызыклы кешеләр белән очрашулар һәм спорт ярышлары көтә. Фестивальдә кызлар һәм малайлар үзләренең спорт осталыкларын күрсәтеп кенә калмыйча, мастер-классларда һәм тренингларда да катнашачаклар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев