Түбән Камадан яшь боксер Сочида узган ярышларда Татарстан данын яклады
Турнирда Россиянең 32 төбәгеннән 126 спорт мастерына кандидат катнашты.
10-16 июльдә Сочида СССР очучы-космонавты Севастьянов истәлегенә бокс буенча бөтенроссия ярышлары узды.
Турнирда Россиянең 32 төбәгеннән 126 спорт мастерына кандидат катнашты.
Татарстан Республикасын ике спортчы тәкъдим итте: Әлмәттән Артем Бормотов һәм Түбән Камадан Павел Сидоров. Спортчылар призлы урыннар яулый алмады, әмма алар мондый дәрәҗәдәге ярышларда катнашудан зур тәҗрибә алдылар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев