Түбән Камада Винников истәлегенә традицион футбол турниры ачылды
Әлеге ярышлар безнең шәһәрдә 19 нчы мәртәбә уздырыла.
Түбән Камада балалар футболының зур бәйрәме үтте. Шәһәрдә Владимир Винников истәлегенә турнир старт алды.
Әлеге ярышлар безнең шәһәрдә 19 нчы мәртәбә уздырыла. Бүләкләр өчен дүрт көн дәвамында сигез команда көрәшәчәк. Быел ярышлар яңадан халыкара статуска ия булды. Россия командаларына Кыргызстан егетләре көндәшлек итә. Ел саен турнир ачылышына Владимир Винниковның улы Константин да килә.
Владимир Винников озак вакыт Түбән Кама администрациясе аппараты җитәкчесе булып эшләде. Ишегалды футбол клубында тәрбияләнә.
Турнирны Түбән Кама һәм Волгоград командалары ачты. Турнир хуҗалары старт матчын 7:0 исәбе белән җиңеп тәмамлады. Ярышлар дүрт көн дәвам итәчәк. Финал уеннары җомга көнне узачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев