Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Камада узган ярыммарафонда Россиянең 25 төбәгеннән килгән мең спортчы катнашты

Ярыммарафон 8 июньдә үтте.

Түбән Камада 8 июньдә TIMERMAN ярыммарафоны узды, анда Россиянең 25 төбәгеннән мең спортчы җыелды.

10 км һәм 21,1 км озынлыктагы дистанцияләргә бер үк вакытта 700 спортчы чыкты. Алардан соң 3 км дистанциядә ярышучы сопртчылар старт алды. Иң кызыклысы TIMERKIDS балалар йөгереше булды: стартка 100 спортчы чыкты.

21,1 км дистанциядә Руслан Хафизов һәм Марина Смирнова беренче булды. Көмеш медальне Ирек Мөбарәкшин һәм Камилә Шәмсетдинова алды. Өченче урында — Илья Камаев һәм Татьяна Харисова.

10 км дистанциядә иң тиз ир-атлар: Кирилл Дятлов, Никифоров Артем һәм Павел Тюлькин, хатын-кызлар арасында: Яна Сатыбалдина, Александра Сабирзянова һәм Анна Борисова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев