Түбән Камада «Урам фест»ның төгәл программасы билгеле булды
Ярышлардан соң «Extreme child» тематик фильмы күрсәтеләчәк.
Җомга, 28 июльдә, Түбән Кама халкын «Айда» экстрим-паркында узачак урам культуралары фестиваленә чакыралар. Оештыручылар социаль челтәрләрдә чараның төгәл программасын бастырып чыгарды.
12-17 сәгатьләрдә «экстрим-спорт» юнәлешендә катнашучылар теркәләчәк.
Беренчеләрдән булып самокат ярышлары уза.
- 12:00-13:00 — мастер-класс;
- 15:30-15:45 — әзерләнү (раскатка);
- 15:45-16:30 — квалификация;
- 18:30-19:00 — финал.
Аннан соң BMX ярышлары булачак.
- 13:00-14:00 — мастер-класс;
- 16:30-16:45 — әзерләнү (раскатка);
- 16:45-17:30 — квалификация;
- 19:00-19:30 — финал.
Соңгы булып скейтбордларда ярышлар узачак.
- 14:00-15:00 — мастер-класс;
- 17:30-17:45 — әзерләнү (раскатка);
- 17:45-18:30 — квалификация;
- 19:30-20:00 — финал.
Барлык ярышлар белән параллель рәвештә экстрим парк мәйданчыгында бию буенча ярышлар (баттл) узачак.
- 14:00-15:00 — теркәлү һәм җылыту;
- 17:30-17:45 — бию баттлы;
- 17:45-18:30 — бүләкләү.
20:00-20:30 — җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак, ә аннан соң «Extreme child» тематик фильмы күрсәтеләчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев