Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Камада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен ярышлар оештырылды

Ярышларда шәһәрнең 12 балалар бакчасыннан 48 бала көч сынашкан.

Түбән Каманың 87 нче балалар бакчасы базасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен муниципаль ярыш узды. Бу хакта Түбән Кама районы мәктәпкәчә белем бирү идарәсе башлыгы Светлана Андрианова хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, катнашучылар аз булмаган — ярышларда шәһәрнең 12 балалар бакчасыннан 48 бала көч сынашкан.

Ярыш нәтиҗәләре буенча 24 катнашучы медальләр, дипломнар алган, калганнары номинацияләрдә дипломнар белән бүләкләнгән. Шулай ук барысы да истәлекле бүләкләр алды.

Команда зачеты нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленгән:

  • 1 урын — 73 нче балалар бакчасы;
  • 2 урын — 61 нче балалар бакчасы;
  • 3 урын — 70нче балалар бакчасы.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча иң күп бүләк алучы 73 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Кошкин Макар булды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев