Түбән Камада нарда федерациясе булдырылачак
Узган ялларда шәһәрдә «Кама аръягы кубогы» дип исемләнгән нардалар буенча ачык чемпионат узды.
Ул Түбән Кама тарихында беренче тапкыр оештырылды.
Турнирда катнашу өчен Россиянең төрле төбәкләреннән 120 дән артык уенчы теркәлгән булган. Бу ярышның шуның кадәр киң колач алуы оештыручыларны аеруча куандырды.
Турнир ачылу тантанасында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, шулай ук ТР нарда Федерациясе вице-президенты Дмитрий Калмыков катнашты. Түбән Кама мэры шәһәрдә интеллектуаль спорт төрләрен үстерүнең мөһимлеген ассызыклады: «Әлеге ачык чемпионатны уздыру бик җитди һәм кыю адым. Без бу интеллектуаль спорт төренә карата халыкта зур кызыксыну күрәбез. Бүген безнең шәһәр рекордлы күләмдә катнашучылар кабул итә. Түбән Кама бик кунакчыл һәм без бу турнирның традициягә әйләнүен телибез. Ышанам, республиканың нарда Федерациясе белән берлектә без бу юнәлешне үстерүне дәвам итәчәкбез».
Нардалар буенча ачык чемпионат ике көн дәвамында барды. Түбән Кама өчен ул уникаль чарага әверелде. Ике залда 50 гә якын өстәл. Катнашучыларны, жирәбә буенча, очраклы рәвештә парлап утырттылар. Алар арасында төрле яшьтәге ир-атлар, хатын-кызлар, шулай ук МХО ветераннары бар иде. Кемдер нарда уены белән күптән түгел генә мавыккан, ә кемнеңдер шактый тәҗрибәсе тупланган инде.
«Даниядә һәм Япониядә кыска нардалар уку программасына өстәмә дәрес буларак кертелгән. Ул укучыларның интеллектуаль дәрәҗәсен шактый арттыра, логик фикер йөртүен үстерә дип санала. Теләсә кайсы вакытта — 10 яшьтә дә, 50 дә дә уйный башларга мөмкин. Ул һәркем өчен файдалы», — дип ассызыклап узды нарда уены буенча дөнья чемпионы Айрат Метшин. Бу спорт төре белән ул студент чакларыннан ук мавыга икән. Ә дәрәҗәле исемне 2013 елда Монте-Карло шәһәрендә яулаган.
Турнир җиңүчеләре дүрт категориядә билгеләнде. Озын нардалар буенча блицта Айрат Фатыйхов, кыска нардада иң яхшысы Айрат Метшин, бер пойнтлы нардаларда Радик Гыйззәтуллин һәм Гурам Нигелишвили иң-иңнәре дип табылды.
Бу көнне Түбән Камада нарда Федерациясен төзү нияте турындагы килешүгә кул куелды. Әлеге мөһим вакыйга бу спорт төрен җирле дәрәҗәдә үстерүгә мөһим бер адым булып торачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев