Түбән Камада махсус операциядә катнашучылар хөрмәтенә бокс турниры узды
Турнирда барлыгы 50 боксчы катнашты.
Түбән Камада СВО катнашучыларына багышланган бокс турниры узды. Бүләкләр өчен 50 спортчы көрәште.
«Бүгенге турнирны нәкъ менә 23 февраль хөрмәтенә багышлап үткәрү юкка түгел. Менә бу яшь егетләребез — Ватаныбызның булачак сакчылары, алар көчле булырга тиеш. Дәүләт көчле икән, аның чикләренә беркем дә кул суза алмый. Ә дәүләт көче нәкъ менә берләшүдә, анда яшәүчеләр көчендә», — дип мөрәҗәгать итте Түбән Кама мэры, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин.
Соңрак мэр сугышчыларга индивидуаль җыелмалар тапшырды. Аларны «Түбән Кама геройларына җылылык бүләк ит» акциясе кысаларында бөтен шәһәр белән җыйдылар. Кайбер спортчыларны да күңелле сюрприз көтте. Айдар Фәсахов, Әскар Закирҗанов һәм Низам Таҗиев Идел буе федераль округы беренчелегендә уңышлы чыгыш ясаган өчен бүләкләр алды.
Ярышларны иң яшь спортчылар ачты, аннан өлкәнрәк спортчылар үз осталыкларын күрсәтте. Турнирда барлыгы 50 боксчы катнашты. Көрәш нәтиҗәләре буенча һәр авырлык категориясендә җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, грамоталар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев