Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Спорт

Түбән Камада Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан хоккей турниры узачак

16 апрельдә командалар составын һәм тренерлар штабларын билгеләгән жирәбә үткәрелде.

Түбән Кама «Нефтехим Арена»сы Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан хоккей турниры уздыру урыны булачак.

19 апрельдә «Нефтехимик» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр клуб йолдызлары җитәкчелегендә көч сынашачак.

«Нефтехимик»ның дүрт яшь уенчысы — Никита Хоружев, Даниэл Поярков, Герман Точилкин һәм Данил Шерстобитов — 2007-2011 елгы хоккейчылардан торган командаларның капитаннары ролендә чыгыш ясый.

16 апрельдә командалар составын һәм тренерлар штабларын билгеләгән жирәбә үткәрелде. Тамашачыларны 5×5, 3×3 форматларында һәм буллитлар сериясендә икешәр периодлы дүрт мавыктыргыч матч көтә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев