Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Камада яшь шоферлар өчен конкурс узачак

Чара 15 сентябрьдә узачак.

Түбән Камада студент яшьләр арасында «Автосессия — 2023» машина йөртү осталыгы конкурсына гаризалар кабул итү башланды.

Чара 15 сентябрьдә узачак. Анда катнашу өчен gibdd_nk@mail. ru электрон адресына гариза җибәреп, яки 8(8555) 39-16-50, 8(8555) 39-15-51 номеры буенча шалтыратып теркәлергә мөмкин.

Конкурста стажы ике елдан артык булмаган машина йөртүчеләр катнаша ала. Анда барлыгы ике этап булачак: практик йөртү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик имтихан.

Катнашучылар бары тик үз милкендә булган автомобильләрдә ярыша. Машиналар өч төрле класста булырга мөмкин.

  • 1 класс «МИНИ» — озынлыгы 4,0 метрдан артмаган автомобильләр;
  • 2 класс «МИДИ» — 4,0 метрдан 4,3 метрга кадәр озынлыктагы автомобильләр;
  • 3 класс «МАКСИ» — 4,3 метр озынлыктагы автомобильләр.

Техник регламент буенча ГОСТка туры килмәгән автомобильләрдә катнашу рөхсәт ителми.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев