Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Спорт

Түбән Камада «Гонка героев» ярышында иң көчле студентларны билгеләделәр

Чара физик әзерлек, рухи көч һәм командада эшли белү буенча җитди сынау булды.

Түбән Камада 28 октябрьдә урта һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары арасында «Гонка героев» хәрби-спорт ярышларының зона этабы узды.

Түбән Кама мәгариф идарәсенең матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, чара физик әзерлек, рухи көч һәм командада эшли белү буенча җитди сынау булды.

Ярышлар йомгаклары буенча беренче урынны Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте командасы алды. Икенче урынны В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Түбән Кама филиалы вәкилләре яулады. Мактау пьедесталының өченче баскычын Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллияте студентлары алды.

«Безнең геройларга финалда уңышлар телибез!» — дип билгеләп үтәләр идарәдә.

Фото: t.me/shkolaNizhnekamsk

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев