Түбән Камада чаңгы ярышлары буенча район чемпионаты узачак
Ярышларга спорт әзерлеге һәм медицина рөхсәте булган командалар чакырыла.
Түбән Камада 1-2 февральдә чаңгы ярышлары буенча район чемпионаты узачак.
Администрациянең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, ярышларда катнашуга предприятие, учреждение, уку йортлары һәм мәктәпләрдән спорт әзерлеге һәм медицина рөхсәте булган командалар чакырыла. Команда составы чикләнмәгән. Шулай ук шәхсән катнашу рөхсәт ителә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев