Түбән Камада Бөтенроссия акциясе кысаларында массакүләм чаңгы узышлары булачак
Йөгерү 5, 3 һәм 1,5 километрга бүленгән.
Түбән Камада 8 февральдә Бөтенроссия акциясе кысаларында «Түбән Кама чаңгы юлы — 2025» массакүләм ярыш узачак.
Чаңгы ярышларында тиешле әзерлеге һәм медицина рөхсәте булган барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Йөгерү 5, 3 һәм 1,5 километрга бүленгән. Ярышлар иртәнге сәгать 9 да башлана.
«Катнашуга гаризаны Word документы форматында 7 февральгә кадәр sport.nk306@yandex.ru почтасына тапшырырга кирәк. Кәгазьдә язылган заявканы оештыручыларга стартка 1 сәгать кала бирергә», — дип сөйләделәр оештыручылар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев