Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Спорт

Түбән Камада беренче тапкыр мотоджимхана буенча ярышлар узды

Барлыгы 37 райдер осталыкларын һәм җитезлекләрен сынадылар.

Түбән Камада беренче тапкыр мотоджимхана буенча ярышлар узды. Бу — мотоспортның аерым төре, анда яхшы реакция һәм үзеңнең «тимер ат» ың белән оста идарә итә белү мөһим. 

Спортның бу төрендә иң яхшылар исеменә ярышырга Уфа, Самара, Казан спортчылары килгән иде. Барлыгы 37 райдер осталыкларын һәм җитезлекләрен сынадылар. Беренче узышларда балалар катнашты, иң яшь мотоциклчы кызга нибары 6 яшь иде. 

«Без шулай ук машина йөртү культурасына күнектерәбез, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатабыз һәм спортның бу төре белән шөгыльләнүче мотоциклчыларны берләштерәбез», — дип белдерде ярышларны оештыручы Ксения Мелентьева. 

Мотоджимхана буенча ярышларда шулай ук ретроавтомобильләр күргәзмәсе оештырылды. «Философия» внедорожниклар йөртүчеләр клубында катнашучылар үзләренең машиналарында чыгыш ясадылар. 

Чарага йөзләгән шәһәр кешесе килде. Оештыручылар мондый ярышларны ешрак уздырырга планлаштыра.

Алмаз Кашаев

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев