Түбән Камада әтиләр һәм балалар арасында иң яхшы волейбол командасын ачыкладылар
Анда 216 кеше катнашты.
Түбән Камада 10-22 март көннәрендә Түбән Кама районы мәгариф учреждениеләренең әтиләре советлары арасында волейбол буенча ярышлар узды.
Анда 216 кеше катнашты, шуларның 81е — әтиләр, 135е — 27 мәктәп, гимназия һәм лицей егетләре. Финалга 7, 15нче мәктәпләр, 14, 24нче лицейлар, 2нче гимназия һәм «Адымнар» командалары үтте.
Финал ярышлары йомгаклары буенча 1 нче урынны «Адымнар» гимназиясе командасы алды, 2 нче урында — 15 нче мәктәп командасы, 3 нче урында — 7 нче мәктәп командасы.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев