Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Камада 80нче батальон батырлыгына багышланган чаңгы ярышлары узачак

Чара «Батыр» спорт комплексында оештырыла.

31 гыйнварда Түбән Камада 80 нче аерым чаңгы батальоны батырлыгына багышланган чаңгы ярышлары буенча Ачык Кубок узачак. Чара «Батыр» спорт комплексында оештырыла, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.

Катнашучыларны теркәү сәгать 11дә башланачак. 13:30да кызлар, 13:45тә егетләр старт ала.

Искәртеп узабыз, батальон 1941 елның декаберендә Казанда оештырыла һәм Башкортстан, Пенза, Калинин һәм Ленинград өлкәләреннән килгән кешеләр белән тулыландырыла. Шәхси составның шактый өлеше — татарстанлылар.

1942 елда 257 нче укчы дивизиясенең 80 нче аерым чаңгы батальонында хезмәт иткән 19 кызылармияченең җәсәдләре табыла. Алар фашист илбасарлары белән сугышта һәлак булалар. Соңрак аларны хөрмәт белән Түбән Камага алып кайтып кабат җирлиләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев