Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Камада 80нче аерым чаңгы батальоны истәлегенә чаңгы ярышлары буенча кубок уздырылачак

Ярышлар 1, 2 һәм 3 километрлы трассалар буенча узачак.

31 гыйнварда Түбән Камада «Алмаш» укыту-тренировка базасында 80нче аерым чаңгы батальоны истәлегенә чаңгы ярышлары буенча традицион кубок узачак. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Александр Клипачев хәбәр итте.

Ярышлар 1, 2 һәм 3 километрлы трассалар буенча узачак. Массакүләм йөгерештә теләге булган һәркем катнаша ала. Шулай ук иң көчлеләр арасында узыш булачак: чаңгыга предприятие, учреждение вәкилләре һәм студентлар чыгачак. Моннан тыш ярышларда Түбән Камадан гына түгел, башка шәһәрләрдән дә спортчы-профессионаллар катнашачак. Мәктәп командалары арасында да ярыш булачак.

Чаңгы ярышларын тантаналы ачу 11 сәгатькә планлаштырылган. Җиңүчеләрне һәм призерларны кубок һәм медальләр белән бүләкләячәкләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев