Түбән Камада «5 вёрст» юбилей йөгереше 13 декабрьдә узачак
Программада — 5 чакрымга традицион йөгерү, анда һәркем үз темпын сайлый ала.
Түбән Камада «5 вёрст» проекты үзенең биш еллыгын билгеләп үтә.
Йөгерүне һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучыларны берләштергән парк йөгерешләре бу елларда спорт традициясенә генә түгел, ә актив түбәнкамалыларның чын бергәлегенә әверелде, дип билгеләп үттеләр шәһәр администрациясенең матбугат хезмәтендә.
Йөгереш 13 декабрьдә 8:45 сәгатьтә «Гаилә» паркында узачак. Программада — 5 чакрымга традицион йөгерү, анда һәркем үз темпын сайлый ала. Расписаниедә шулай ук конкурслар, призлар уйнату һәм чәй эчү дә бар.
Фото: t. me/moynizhnekamsk
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев