Түбән Камада 30 чакрымга чаңгы ярышы узачак
Түбән Камада 9 мартта «Нижнекамская тридцатка» дип аталган 39 нчы традицион чаңгы ярышлары узачак.
«Батыр» физкультура-сәламәтләндерү комплексы территориясендә узачак чара 10 сәгатьтә ярышларны ачу парадыннан башлана, шуннан соң 10:15 сәгатьтә — 5 км, 10:20 сәгатьтә — 10 км, 11:00 сәгатьтә — 20 һәм 30 километрга гомуми старт планлаштырыла. Катнашучыларга ирекле стиль белән йөгерергә рөхсәт ителә.
Ярышларда тиешле әзерлек һәм медицина рөхсәте булган егетләр, кызлар, юниорлар, юниоркалар, ир-атлар, хатын-кызлар катнаша ала.
Ярышларда җиңүчеләр дистанциядә күрсәтелгән иң яхшы вакыт буенча билгеләнә. Һәр яшь төркемендә җиңүчеләр һәм призерлар медаль-грамоталар белән бүләкләнәчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев