Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Кама хоккейчысы Михаил Сергачев «Нефтехимик» мәктәбе өчен тренажер залы ачты

Бинада ремонт хоккей клубы көче белән башкарыла.

Түбән Каманың хоккей мәктәбе тәрбияләнүчеләре өчен тренажер залы ачылды.

Залны булдыруда ике тапкыр Стэнли Кубогы иясе Михаил Сергачев зур ярдәм күрсәтә. Инвентарь сатып алуның төп чыгымнарын ул үз өстенә ала.

Бинада ремонт хоккей клубы көче белән башкарыла. Зал заманча тренажерлар белән җиһазландырылган. Монда йөрәк күнегүләре өчен дә, көч күнегүләре өчен дә җиһазлар бар. Беренчеләрдән булып биредә ЮХЛ командасы егетләре шөгыльләнде.

«Без тренажер залы ачылуын күптән көттек. Хоккей клубына һәм, әлбәттә, безнең тәрбияләнүчебез — Михаил Сергачевка рәхмәт белдерәсем килә», — дип рәхмәт белдерде «Нефтехимик» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Илдар Ногманов.

«Зал бик матур, барлык кирәкле тренажерлар бар. Бу зал безгә кирәк иде», — ди ЮХЛ командасы тренеры Сергей Касымов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев