Түбән Кама хирургы Истанбул марафонының алдынгы ун йөгерүчесе исемлегенә кергән
Йөгерүченең шәхси рекорды - 3 сәгать 39 минут 22 секунд.
Түбән Кама балалар район хастаханәсе хирургы Рөстәм Гарипов Истанбул марафонында катнашты.
2 нче номерлы хирургия бүлеге мөдире күпердән башланып, Босфор бугазы буйлап уза торган 42,2 км араны узды.
«Бугазга якын булу сәбәпле анда шактый җилле. Өстәвенә, дистанциянең икенче яртысында, нигездә, тауга йөгерергә туры килә», — дип билгеләп үттеләр перинаталь үзәкле балалар хастаханәсенең матбугат хезмәтендә.
Рөстәм Гарипов 3 сәгать 39 минут 22 секунд булган шәхси рекорды белән финишка килеп җитә һәм 45-49 яшь категориясендә Россиядән топ-10 катнашучы исемлегенә керә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев