Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Кама үзәк район хастаханәсе баш табибы «Спортта 365 сәгать» челленджында катнашты

Баш табиб җиде яшьтән чаңгыда шуа һәм бу спорт төрен бик ярата.

Түбән Кама муниципаль районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Марс Мостафин Түбән Кама мэры Рамил Муллин игълан иткән «Спортта 365 сәгать» челленджында чарасында катнашты. 

Кышкы иртәне ул чаңгыда шуудан башлый, баш табиб җиде яшьтән чаңгыда шуа һәм бу спорт төрен бик ярата.

Аның сүзләренчә, чаңгыда шуу — беренче чиратта саф һава, шуу вакытында организм кислородка байый. Мостафин табигать белән аралашудан һәм чиста урман һавасыннан ләззәт алуын билгеләп үтте.

«Монда барлык мускул төркемнәре катнаша, йөрү вакытында мускул корсеты ныгый. Бу травматик спорт төре түгел, шуңа күрә кечкенә балалар да, олы кешеләр дә чаңгы шуа ала. Ялкауланмагыз, чаңгыга басыгыз һәм сәламәт булыгыз!» - ди Марс Мостафин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев