Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Кама укучылары шахмат буенча Татарстан чемпионнары булды

Казанда узган турнирда республиканың 18 шәһәреннән һәм районыннан 240 яшь спортчы катнашты.

Түбән Кама укучылары шахмат буенча Татарстан беренчелегендә җиңү яуладылар.

Казанда узган турнирда республиканың 18 шәһәреннән һәм районыннан 240 яшь спортчы катнашты. 17 яшькә кадәрге егетләр арасында беренче урынны 10 нчы мәктәп укучысы Андрей Горин алды.

19 яшькә кадәрге кызлар арасында 25 нче гимназия укучысы Зарина Әминова чемпион булды.

19 яшькә кадәрге егетләр арасында Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия укучысы Самат Галәвиев җиңде.

Җиңүчеләр дипломнар һәм кубоклар белән бүләкләнде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев