Түбән Кама тхэквондочылары Зилант Кубогында 17 медаль яулады
28-30 ноябрьдә Казанда тхэквондо буенча Зилант Кубогы узды, анда Татарстан, Ульяновск, Пермь һәм Кировтан 153 спортчы катнашты.
«Комментатор каналы» язганча, Түбән Каманың 5 нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр 17 медаль яулап, искиткеч нәтиҗәләр күрсәтте.
Тренер-укытучы Рөстәм Габделбәров җитәкчелегендә спортчылар 11 медаль яулады. Самат Хәкимов, Әминә Галимҗанова, Катерина Колесникова һәм Давид Порох алтын медальләргә лаек булды. Көмеш медальне Самира Мәхбүбова һәм Людмила Баранова алды, ә бронзага Тимур Мәхбүбов, Мирослав Шоробур, Малик Вәлиев, Антон Банников һәм Айсылу Мостафина лаек булды.
Тренер Анастасия Иксанова тәрбияләнүчеләре командага тагын 6 медаль өстәделәр. Амалия Зайцева — чемпион, Алинә Әсхәдуллина, София Дука һәм Азалия Исрафилова көмеш медаль ияләре булды.
Фото: t. me/Kommentator_channel
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев