Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Кама теннисчылары Әлмәттә узган ярышларда җиңү яулаган

28-29 ноябрь көннәрендә, Әлмәт муниципаль районы өстәл теннисы федерациясенә 46 ел тулу уңаеннан, Әлмәт шәһәрендә балалар арасында өстәл теннисы буенча беренчелек узган.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, соңгы елларда бу шәһәр өстәл теннисы буенча республикада иң көчле шәһәр исеменә дәгъва итә.

Моңа әлеге спорт төре буенча махсуслашкан спорт мәктәбе ярдәм итә. Аңа үз осталыкларын күрсәтү өчен Татарстан һәм Башкортстаннан 120 спортчы килгән. Егетләр һәм кызлар медаль өчен ике яшь категориясендә көч сынашкан: 2007-2009 елларда туганнар, 2010 нчы һәм аннан кечерәкләр.

Киеренке каршылыкта Түбән Кама вәкилләре ике яшь төркемендә дә уңышка ирешә алган:

Рената Волошина 2007-2009 елларда туган катнашучылар арасында өченче урынны яулаган;

Анастасия Ушенкина 2010 елда туган һәм аннан кечерәк спортчылар арасындагы категориядә көмеш призер булган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев