Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Кама спортчысы Россия Кубогында яхшы нәтиҗә күрсәтте

Ярышлар 18 декабрьдә узды.

Түбән Кама чаңгычысы Алия Иксанова 10 км дистанциядә Россия Кубогы ярышларында катнашты. Бу хакта «Нефтехимик» спорт клубының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спорт чарасы 18 декабрьдә узды. Ярышларда беренче урынны 21 яшьлек олимпионик Вероника Степанова алды. Икенчедә — яшьләр арасында дөнья чемпионы Мария Истомина, өченче урында — Олимпия чемпионы Наталья Непряева.

Алия Иксанова исә, Татарстаннан килгән катнашучылар арасында (ә алар арасында Олимпия уеннары спортчысы да бар) иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, бишенче урынны алды. 

Шул ук вакытта дистәләгән спортчының чаңгыга чыгарга җөрьәт итмәве яки дистанцияне тәмамламавы билгеләп үтелде.

Моңа кадәр без Түбән Камада чаңгы һәм тимераякны прокатка алу пункты ачыла дип язган идек.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев