Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Спорт

Түбән Кама спортчысы Россия чемпионатының көмеш призеры булды

Финал йөгерешендә ул үзенең шәхси рекордын кабатлады.

Түбән Кама спортчысы Семен Манаков җиңел атлетика буенча Россия чемпионатында 60 метрга киртәләр аша йөгерүдә көмеш призер булды.

Финал йөгерешендә ул үзенең шәхси рекордын кабатлады — фиништагы вакыт 7,67, дип яза «Канал комментатора». Түбәнкамалы илнең иң көчле барьеристларын: мәскәүле Константин Шабановны, Түбән Новгородтан Анатолий Киселевны, Мәскәү өлкәсеннән Сергей Шубенковны һәм Беларусь Республикасыннан Виталий Парахоньконы артта калдырды.

Алдынгы урынны Мәскәүдән Артем Макаренко алды, аның дистанцияне үткән вакыты — 7,55.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев