Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Спорт

Түбән Кама спортчылары кудо буенча Бөтенроссия турнирында алты медаль яулады

Ярышларга Россиянең 42 төбәгеннән биш йөздән артык катнашучы җыелган.

Түбән Кама спортчылары кудо буенча «Халык бердәмлеге кубогы» Бөтенроссия турнирында уңышлы чыгыш ясап, алты медаль яуладылар, шуларның өчесе — алтын. «Комментатор каналы» язганча, ярышларга Россиянең 42 төбәгеннән биш йөздән артык катнашучы җыелган.

«Вымпел» көрәш клубында тәрбияләнүчеләр күренекле нәтиҗәләр күрсәтте: алтын медальләрне Влад Маратканов, Павел Кириллов һәм Рианна Ярмиева яуладылар. Никита Красненков, Данил Семяков һәм Рамазан Ярмиев бронза медальләргә лаек булдылар.

Түбән Кама спортчыларының һәркайсы турнирда югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтеп, бишәр көрәш уздырды.

Фото: t. me/Kommentator_channel

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев