Түбән Кама спортчылары кикбоксинг буенча республика турнирыннан ике медаль алып кайтты
Спорт чарасы 27-28 октябрьдә Чаллыда узды.
«Титов исемендәге картон-кәгазь комбинаты» призларына кикбоксинг буенча җиденче ачык республика турниры тәмамланды. Спорт чарасы 27-28 октябрьдә Чаллыда узды.
Анда Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә һәм Менделеевск шәһәрләреннән йөздән артык спортчы катнашты.
Түбән Кама спортчылары Чаллыдан ике медаль алып кайтты: «бронза» медальне «лайт» бүлегендә (40 кг) Эмиль Хадиулин яулады, шулай ук «көмеш» медальне «фулл» бүлегендә (39 кг) Никита Локтев алды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев