Түбән Кама спортчылары картинг буенча Татарстан кубогында «алтын» һәм «бронза» яулады
Тренер: Андрей Авдиенко.
Түбән Кама спортчылары кышкы картинг буенча Татарстан Кубогында призлы урыннар яулады. 22 мартта Баулыда кышкы картинг буенча Татарстан күләмендә тугызынчы ачык Көньяк-Көнчыгыш Кубогы җиңүчеләрен бүләкләү булды.
Түбән Кама спортчылары тренер Андрей Авдиенко җитәкчелегендә чыгыш ясап, бик яхшы нәтиҗә күрсәтте.
«Хонда 270» классында каты көрәштә беренче урынны Марат Сәлахов алды, өченче урынны Владимир Башкиров яулады.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев