Түбән Кама районында тэг-регби буенча Мәктәп лигасы этабы узачак
Түбән Кама районында муниципаль этап 8 апрельдә оешырыла.
Татарстанда 18 мартта тэг-регби буенча «Будь в игре!» Мәктәп лигасының V юбилей сезонының муниципаль этабы старт алды.
ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, ярышлар «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында республиканың 17 шәһәрендә һәм районында узачак.
Түбән Кама районында муниципаль этап 8 апрельдә оешырыла. 30 апрельдә тәмамланачак муниципаль этапта 1-4 сыйныфларның ике меңнән артык укучысы катнашыр дип көтелә. Республика этабы 21 майга планлаштырылган, ә лига финалы июньдә Мәскәүдә узачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев