Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Кама районында мөселман командалары арасында республика хоккей турниры узды

Турнирда Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан алты команда катнашты.

Кама Аланының «Олимпия» боз сараенда мөселман командалары арасында республика хоккей турниры узды.

Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде, дип хәбәр итә «Посинформ».

Спорт чарасы 17 декабрьдә узды. Ачылышта катнашучыларны Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча җитәкчесе Айзат Мәхмүтов, шулай ук Түбән Кама һәм район имам мөхтәсибе Салих Хәзрәт Ибраһимов сәламләде.

Турнирда Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан алты команда катнашты. Уеннар уникешәр минутлы ике периодта үткәрелде. Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын — «Хыял» (Кукмара);
2 урын — «Ансар» (Чаллы);
3 урын — «Кәүсәр» (Әлмәт);
4 урын — «Казан нуры» (Казан);
5 урын — «Ихлас» (Түбән Кама);
6 урын — «Мәчет» (Кама Аланы).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев